һәм

һәм
терк. 1. Бер үк вакытта, параллель рәвештә булган күренеш, эш хәлләрне белдерә торган тиңдәш кисәкләрне яки тиңдәш җөмләләрне үзара теркәү өчен кулланыла. Берәр нәрсәне характерлый торган парлы сыйфатлар, рәвешләрне терки һәм шул нәрсәгә хас үзенчәлекләрнең бер үк вакытта табылуын күрсәтә 2. Бер-берсе белән эзлекле һәм сәбәпле-шартлы бәйләнештә булган җөмләләрне яки җөмләнең фигыль белән белдерелгән тиңдәш хәбәрләрен терки. Фикергә аныклык кертә, экспрессивлык өсти торган "шуңа күрә, шуның өчен, ихтимал, менә, дә, кебек" алмашлык, бәйлек, кисәкчә, кереш сүзләр белән дә килә ... һәм дә ычкынгач... ... һәм менә без сезгә... 3. Җөмләдә саналып кителгән һәр тиңдәш сүз алдыннан килеп, аларны берләштерә, мәгънәгә көчәйтү төсмере өсти. Саналып кителгән сүзләрнең соңгысы алдыннан гына килеп, тиңдәш кисәкләр рәте тәмамланганны белдерә кошлар, кортлар һәм кеше –... 4. Әйтелгән фикерне тулыландыру, ачыклый торган җөмләләрне яки җөмлә кисәкләрен теркәү өчен кулл. 5. Җөмлә башында килеп, мәгънә ягыннан алдагы хикәяләүгә, алда әйтелгән фикергә бәйләнешле җөмләне терки ... Һәм ул шушы хәлдән нәтиҗә ясады. 6. кис. Үзе бәйләнгән сүз яки сүз тезмәсенең мәгънәсен көчәйтү, ассызыклап күрсәтү өчен кулл. : синонимы: да бу хәлгә таң кала һәм бакчачылар

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.

Игры ⚽ Поможем решить контрольную работу

Поделиться ссылкой на выделенное

Прямая ссылка:
Нажмите правой клавишей мыши и выберите «Копировать ссылку»